Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар активисты Яшәр Муединов Архангельски өлкәсенең бишенче сандагы төзәтү колониясенә җибәрелгән


Яшәр Муединов
Яшәр Муединов

"Мемориал" аны сәяси тоткын дип таныган иде.

2022 елның ноябрендә 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән 57 яшьлек кырымтатар активисты Яшәр Муединов Архангельски өлкәсенең бишенче сандагы төзәтү колониясенә җибәрелгән.

Бу хакта "Кырым теләктәшлегенә" аның хатыны Наилә Ибраһимова хәбәр иткән.

Архангельсикдагы колония Муединовның өеннән ике мең ярым чакрым ераклыкта урнашкан.

"Хизб ут Тәхрир" эшен нигезендә гаепләнгән Муединов һәм тагын 24 кырымтатар активистын "Мемориал" хокук яклау үзәге сәяси тоткын дип таныган иде.

"Корбаннарга мәгълүмати ярдәм күрсәтүчеләр, әсирләргә ризык, әйберләр илтүчеләр, аларның гаиләләренә ярдәм итүчеләр, сәяси эшләр каралган мәхкәмә утырышларына йөрүчеләр үзләре рәшткә артына утыртылды. Сак астына алынучыларның күпчелеге эзәрлекләүләр корбаннарына ярдәм итүче "Кырым теләктәшлеге" хокук яклау хәрәкәте белән бәйле. "Хизб ут-Тәхрир"дә катншауда гаепләү кырымтатарларның иҗтимагый теләктәшлеген һәм активлыгын бастыру сәбәбе генә дип уйларга мөмкин", диелде үзәкнең белдерүендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG