Сугыш башланганнан соң Русиядә кораллы көчләрдә хезмәттән баш тарту өчен мәхкәмәләргә 20 меңнән артык җинаять эше тапшырылган.
Әлеге санны мәхкәмә сайтларыннан җыелган мәгълүматка сылтанып "Медиазона" китерә.
Эшләрнең иң күбе хәрби бүлектән үз белдеклеге белән китү маддәсенә бәйле ачылган. Барлыгы - 18 159 эш. Бу маддә ун елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Боерыкны үтәмәү маддәсе нигезендә 1369 эш кергән. Бу "җиңел маддә" санала. Тагын мең кешегә эш дезертирлык өчен кузгатылган. Моның өчен гомумән 15 елга кадәр төрмә яный.
2025 елның май ахырына барлыгы эшләре мәхкәмәнә тапшырылган 20 662 кешедән 17 721 кешегә инде хөкем карарлары чыгарылган.
- Башкортстанның Кыйгы районында яшәүче 26 яшьлек Фидрат Габитовка мобилизация вакытында хәрби бүлекне ташлап китү турында җинаять эше ачылган иде.
- Габитов 2002 елның августыннан Шәйморатов батальонында фельдшер булып хезмәт иткән. 2023 елның февралендә яраланганнан һәм контузия алганнан соң Уфага дәваланырга кайта. Шул вакытта Батырлык ордены белән дә бүләкләнә.
- Хәрби гаебен танымаган. Контракт вакыты чыкты, мин аны озайтмадым дип белдергән. Сәламәтлек тә какшады дигән.
- 2023 елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
- Моңарчы Думада да мобилизацияләнгәннәр өйләренә сугыш бетмичә кайтмаячак дип белдерделәр.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!