Башкортстанда Украина сугышында катнашкан хәрби ялга кайткач дәү әнисе белән дәү әтисен пычак кадап үтергән
Baza язуынча, июнь башында Мәсәгут авылында 75 яшьлек Владимир Рязанов һәм аның 64 яшьлек тормыш иптәше Зифа Рязанова мәетләре табылган.
Алар июнь башыннан бирле якыннарының шалтыратуларына җавап бирмәгән. 7 июнь көнне туганнарының берсе килгәч, йорт ишеген ачучы булмаган. Шуннан соң полиция чакырганнар.
Пенсионерларның мәетләре пычак яралары белән табылган. Рязановның "Лада" машинасы да юкка чыккан. Соңрак машинаны күрше Пермь төбәгендәге бер авыл янында тапканнар, дип яза Astra.
Baza мәгълүматынча, пенсионерлар якынча өч көн элек үтерелгән булган.
Үтерүдә пенсионерларның Украинадагы сугышта катнашкан 20 яшьлек оныклары Денис Х. шикләнелә (Astra аның фамилиясен Хөсәенов дип яза). Ул 11 майдан ялда булган.
Егетне ике атна эзләгәннән соң Пермь шәһәрендә тапканнар. Baza язуынча, ул гаебен таныган. Аңа каршы җинаять эше ачылган.
Үтерүнең сәбәбе әлегә билгесез.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!