Универсиада 2013 Казанда узачак!

1
2013 елгы Универсиаданы үткәрү өчен көрәштә Казанның җиңүе билгеле булгач, Татарстан вәкилләре сөйнечләрен яшермәде - Казан 2013 елгы җәйге универсиаданы үткәрү хокукы өчен ярышта отты. Карар игълан иткән мәлдә Кызынлылар Брюсселдә дә, Казанда да сөенде, 31 май 2008

2
Казан Универсиада өчен көрәшендә матур кызлары һәм югары сәнгать белән дә алдырырга тырышты - Җиңү карары игълан ителүгә кадәр Казан стенды янында FISU җитәкчелегенә таныту чарасы, 31 май 2008

3
Русиянең төп спорт йолдызлары һәм абруйлы җитәкчеләр дә Казанга теләкләшлек күрсәтте - Сулдан уңга: Теннис федерациясе башлыгы Шамил Тарпищев, Олимпия чемпионы Мария Киселева, танылган фигуралы шуу остасы Ирина Роднина, гимнастика спорты йолдызы һәм депутат Алина Кабаева, Казан университеты ректоры Мәгъзүм Сәләхов.

4
2013 елгы Универсиаданы Казанда үткәрү турында документларга имзалар салына - Русиянең студент спорты берлеге президенты Олег Матицын, Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, FISU президенты Джордж Киллиан, Казан мэры Илсур Метшин, Росспорт башлыгы Вясеслав Фетисов.

5
Казаннан Брюссельгә кадәр йөгереп килеп җиткән спортчылар өчен дә бу җиңү аеруча кадерле - Казанга теләктәшлек йөзеннән Казаннан Брюссельгә кадәр, 5 ил аша үткән марафончылар да сөенә, 31 май 2008, Брюссель

6
Казанда Брюссельдән кайтучыларны каршы алырга алдан ук эзерләнделәр - Казан 2013 елгы Универсиада шәһәре итеп сайланды, Казанда рәсми вәкиллчелекне каршылау мизгеле, 1 июнь 2008

7
Җиңү хәбәрен алып кайткан шәһәр башлыгы Илсур Метшинны каршы алырга президент Минтимер Шәймиев та килгән иде - Җиңү хәбәрен алып кайткан вәкилчелек Казан һава аланында матбугат очрашуы үткәрде. Аларны каршы алырга Татарстан Президенты да килде. Минтимер Шәймиев һәм Казан шәһәр башлыгы Ильсур Метшин.

8
Брюссельдән кайткан Казан вәкилләрен салкын көнне җылы каршылау көтә иде - Казан һава аланында 2013 елгы Универсиаданы үткәрү өчен ярышта җиңү хәбәрен алып кайткан делегацияне каршылау мизгеле, 1 июнь 2008

9
Универсиада мәсьәләсендә хакимиятләрнең һәм коммунистларның фикере уртак - Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан урамга чыккан КПРФның Татарстан төбәге вәкилләре “Ура! 2013 елгы Универсиада Казанда!” дигән шигарь дә күтәргән иде, 1 июнь 2008

10
Җиңү алып кайтучы Казан вәкилләрен каршылау мизгелләре - Җиңү алып кайткан Казан вәкиллчелеген каршылау мизгелләре, Казан һава аланы, 1 июнь 2008